Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Капитошка"

Бүген «Арт-Куб» проекты буенча «Капитошка»стресска каршы уенчык мастер - классы узды.

Балалар һава шарыннан һәм бала бармаклары ярдәмендә формасын җиңел үзгәртә торган крахмалдан күңелле һәм кызыклы уенчык ясарга өйрәнделәр. Мондый уенчыклар хәрәкәтчән һәм пластик, аны теләсә нинди формага һәм кызык фигураларга бөкләргә мөмкин. Бала, бармаклары белән уенчыкны тарткалап һәм кысып, кулларының вак моторикасын, бармакларның тактиль сизгерлеген үстерә, бу исә образлы фикерләү һәм иҗат үсешенә ярдәм итә.

Малайлар бик тырышып шарларга крахмал тутырдылар, мәзәк танаулар ясадылар һәм җепләрдән прическаларын беркеттеләр.
Мастер-класс бик тиз һәм күңелле үтте, ә балалар уңай хис-кичерешләр алып канәгать калдылар!