"Без киңәш итәбез-син сайлыйсың"
Һөнәр сайлау кешенең киләчәк тормыш юлын билгеләүче җаваплы моментларның берсе булып тора.
Ләкин үзеңә туры килгән һөнәрне сайлау өчен, һөнәрләр турында күп белергә кирәк.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм йөзеннән безнең үзәктә "Без киңәш итәбез-син сайлыйсың" күргәзмә-киңәш оештырылды, анда төрле һөнәрләрнең үзенчәлекләре турында китаплар, дөрес һөнәри юл сайлау өчен киңәшләр белән буклетлар белән танышырга мөмкин иде.