Арт - терапия "Ком өстәлендә рәсем ясау"
Бүген " Арт-Терапия. Ком белән рәсем ясыйбыз " дигән темага чираттагы дәрес узды.
Ком терапиясе-уен терапиясенең бер төре.
Ул белгеч өчен терапевтик һәм бик яхшы диагностик метод булып хезмәт итә.
Балалар өчен-үз борчуларың, куркуларың һәм башка мөһим кичерешләрең турында сөйләүнең, эмоциональ киеренкелекне җиңүнең гади, табигый ысулы.
Комлы уен балага үз кичерешләрен комлы тартмага күчереп, аларга читтән карап кына калмыйча, алар белән уңышлы аралашырга да өйрәнергә мөмкинлек бирә.