Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Чәчәкле, минем Татарстан"

30 августта ел саен Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне 1990 елда Татарстан АССРның Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә.
Бәйрәм уңаеннан "Заман" үзәгендә "Чәчәкләр, минем Татарстан"китап-иллюстратив күргәзмәсе оештырылган.
Укучылар игътибарына Татарстанның барлыкка килү тарихы, халык фольклоры китаплары һәм башка туган якны өйрәнү әдәбияты тәкъдим ителде. Китапханәдә Татарстан Республикасына багышланган татар, рус һәм хәтта инглиз телләрендә китаплар күп.