"Курск сугышы төтен һәм ялкын аша"
50 көн дәвамында "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә "Курск сугышы төтен һәм ялкын аша" фото-китап күргәзмә-экспозициясе эшләде - 1943: 5.07.43-23.08.43 тә Курск сугышы нәкъ менә шул кадәр дәвам итте. Аны тарихтагы иң зур танк сугышы дип атыйлар. Нәкъ менә шуннан соң Гитлер Германиясенең сынганлыгы һәм инде беркайчан да аякка баса алмаячагы аңлашыла, һәм СССРда беренче Җиңү салюты яңгырый.
Бу вакыт эчендә үзәккә килгән теләсә кайсы кеше сугышка кагылышлы материаллар белән, шулай ук ул вакытта төшерелгән фотолар белән таныша ала иде.