Рәсәй флагы көне
Бүген "Заман" үзәк Чаллыда "7 нче урта мәктәп" укучылары өчен иң мөһим дәүләт бәйрәменә - Россиянең Дәүләт флагы көненә багышланган чара узды.
Чара Россия Гимнын башкарудан башланды. Программа барышында балалар флагның барлыкка килү тарихы һәм аның төсләренең әһәмияте турында белделәр.
Катнашучылар Россия флагына багышланган шигырьләр укыдылар,тәкъдим ителгән хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, ә иҗади конкурста Ватан турында шигырьләр иҗат иттеләр.
Балалар флагка хөрмәт-тарихыбызга,мәдәниятебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә хөрмәт дигән нәтиҗә ясадылар.🇷🇺🇷🇺🇷🇺