"Каюм Насыйри -ул...?"
К Каюм Насыйри – татар зыялыларының иң күренекле вәкилләреннән берсе, талантлы туган якны өйрәнүче, педагог, мәгърифәтче, этнограф ✨ ️ ✨ ️ ✨ ️
Яшьләр Каюм Насыйрины беләме соң?
Бүген "Заман" уку һәм җәмгыять үзәгендә килүчеләр арасында блиц-сораштыру уздырдылар. Катнашучылар Каюм Насыйри тормышы турында белемнәрен күрсәттеләр,мәгърифәтче иҗатын искә алдылар һәм аның хезмәтләре турында актив фикер алыштылар.
Викторина азагында катнашучыларга галимгә багышланган буклетлар тапшырылды.