"Гаилә - Бөек патшалык мәхәббәте"
Бүген, Шинников проспектындагы 44нче йорт ишегалдында, "Заман" үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Гаилә - Бөек патшалык мәхәббәте" китап күргәзмәсе ясалды.
Бу бәйрәм Россиядә 8 июльдә билгеләп үтелә.
Халыкка бу искиткеч көннең барлыкка килү һәм бәйрәм итү тарихын сөйләделәр, тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштырдылар, шулай ук "Петр һәм Феврония покровы астында"викторинасында уйнадылар.