Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Хәтер һәм кайгы көне"

22 июньдә Россиядә Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. 

Бу көнне сугыш елларында һәлак булганнарның барысын да искә алалар, шулай ук ветераннарга хөрмәт күрсәтәләр. 

Бу көн - календарьдагы дата гына түгел, ә милли фаҗиганең тирән символы, халыкның коллектив хәтерендә авырту һәм каһарманлык эзе. 

 Бу истәлекле датага "Заман" ЦЧОДА "Хәтер һәм кайгы көне"китап күргәзмәсе рәсмиләштерелгән.
Күргәзмәдә солдатларыбызның рух көче һәм батырлыклары турындагы матур әдәбият тәкъдим ителде.
Китапханәче, укучылар белән бергәләп, сугышның беренче көннәре, блокададагы Ленинград язмышы һәм Ватаныбызны саклаучы партизан егетләренең батырлыгы турында фикер алыштылар.