Могҗиза көткәндә...
"Заман" уку һәм аралашу үзәгендә булачак әниләр мәктәбе "могҗиза көтеп"үз эшен уңышлы дәвам итә.
Бүген сүз имезү турында барды. Күкрәк сөтенең балага файдасын бәяләп бетереп булмый, табигать бу уникаль продуктны бала тугач идеаль туклану алсын өчен булдырган: ул куркынычсыз, туклыклы, барлык кирәкле микроэлементлар белән тулган .
Имезүне ничек дөрес оештырырга, баланың үсү үзенчәлекләре, әнине карау һәм башка мөһим мәсьәләләр турында бүген мәктәптә "могҗиза көтеп" фикер алыштылар.