Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Киң минем туган илем"

2 июньдә илнең төп дәүләт бәйрәме - Россия көне билгеләп үтелә. Бу көнне без меңъеллык тарихы һәм гаять зур киңлектә күп халыкларны һәм мәдәниятләрне берләштергән уникаль мирасы булган Ватаныбызны хөрмәтлибез.
Бәйрәм уңаеннан,"Заман" уку һәм аралашу үзәгендә «Киң минем туган илем» китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар игътибарына тарих, мәдәният һәм сәнгать буенча китаплар, күренекле россиялеләр турында китаплар тәкъдим ителде.