Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Интеллектуаль уен

"Пушкин картасы" програмасы кысаларында КИУ Түбән Кама филиалы студентлары интеллектуаль уенда катнашты.
Уенда 2 команда көч сынашты.Катнашучыларга тематикасы һәм формасы буенча төрле булган биш раундта көрәшергә туры килде. Укучылар үзләренең эрудицияләрен, стандарт булмаган фикерләүләрен һәм команда рухын күрсәттеләр.
Катнашучыларга рәхмәт хаты, ә иң актив уенчыга китапханә системасыннан значок тапшырылды.