Күңелле уеннар
Быел К.Чуковскийның "Бармалей"китабына 100 ел тула!
Бүген, "Китап тарихлары" проекты кысаларында, "Заман" үзәгендә "Йөрмәгез, балалар, Африкага "дигән әдәби сәяхәт узды.
Кечкенә кунаклар бик файдалы вакыт үткәрделәр: К. Чуковскийның биографиясе белән таныштылар, "Бармалей" ны укыдылар, филвордта китапта кем булган һәм кем булмаган икәнен табарга тырыштылар, ә очрашу ахырында, Бармалей һәм аның дуслары турында үз тарихларын язар өчен, кечкенә китап ясарга булдылар.