"PRO-район"
" Заман " уку һәм аралашу үзәгендә туган якны өйрәнү буенча интеллектуаль уен узды .
Түбән Кама КИУ филиалы студентлары шәһәр һәм район тарихы, урам исемнәре, шәһәр персоналияләре буенча үз белемнәрен күрсәттеләр. Капитаннарның "Әгәр мин шәһәр мэры булсам" конкурсы аеруча кызыксыну уятты, анда шәһәребез үсешенең кызыклы идеяләре яңгырады.