Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Җылылык нурлары бүләк итәбез"

"Җылылык нурлары бүләк итәбез" проекты Түбән Кама шәһәренең ДАР тернәкләндерү үзәге балалары өчен яктылык ком өстәлендә индивидуаль дәресләрен дәвам итә.

Ком белән уен баланың үсеше һәм үз-үзен дәвалау ысулы буларак борынгы заманнардан билгеле.

Ком белән уен-ул һәр бала өчен табигый һәм аңлаешлы эшчәнлек формасы. Бала еш кына үзенең борчылуларын, куркуларын сүзләр белән белдерә алмый, һәм монда аңа ком белән уеннар ярдәмгә килә.
Үзен дулкынландырган ситуацияләрне уенчык фигуралар ярдәмендә уйнап, комнан үз дөньясының картинасын тудырып, бала киеренкелектән азат ителә.