Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Тукай- шигырьятнең якты йолдызы"️


Татар халкының бөек шагыйре - Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланган "Тукай-шигырьятнең якты йолдызы"️ дип исемләнгән зирәклр һәм тапкырлар конкурсы узды.
Чарада МБОУ"Гимназия 1"имени Мусы Джалиля 8-9 сыйныф укучылары катнашты. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай мәгълүмат алдылар,кызыклы фактлар белән танышып үттеләр.
Командаларга бүленеп шагыйрьнең биографиясенә кагылышлы викторина сорауларына җавап бирделәр,әсәрләре буенча әзерләнгән биремнәрне бик җитез үттеләр. "Шигырь сөючеләр" конкурсында Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
Чара эчтәлекле һәм мәгълүматларга бай булды.