Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Габдулла Тукай- халкыбыз горурлыгы"

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ- татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милли горурлыгы.✨✨✨
Китапханәдә шагыйрьнең тууына 139ел тулуга багышланган "Габдулла Тукай- халкыбыз горурлыгы" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Анда Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турында китаплар, шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән басмалары, Тукай турында кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин.
Күргәзмә белән танышкан китап укучыларыбызга бүләккә - Тукайга багышланган китап кыстыргычлар тапшырылды.