"Җир планетасы көндәлеге"
Кешелек тарихы табигать тарихы белән тыгыз бәйләнгән.Әгәр кешеләр якын киләчәктә табигатькә сакчыл карарга өйрәнмәсәләр, үзләрен һәлак итәчәкләр.Ә моның өчен Экологик культура һәм җаваплылык тәрбияләргә кирәк.
Бүген бездә МБОУ УББМ 3 "Б" сыйныф укучылары кунакта булды.
Балалар "Җир планетасы көндәлеге"буенча экологик сәяхәт ясадылар.
Чара барышында балалар "экология" нең әһәмиятен, "Кызыл китап"ның нәрсә икәнен белделәр.
Экологик уеннарда :"тере һәм тере булмаган", "Хайванны сурәтлә", " нинди кош җырлый?", "Чүп-чарны сортларга аер"; ребуслар чиштеләр, табышмакларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Чара экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларын искә төшерде.
Балаларда кечкенәдән үк тирә-юньгә хөрмәт, яклау һәм сакчыл караш тәрбияләү бик мөһим.