«Россия кисәкчеге-безнең гүзәл Кырым »
Кырымның Россия белән яңадан кушылуы – безнең ярымутрау тарихында яңа битне ача торган мөһим вакыйга.
"Заман" уку һәм аралашу үзәгендә бу вакыйгага «Россия кисәкчеге-безнең Кырымның гүзәллеге» китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән мәгълүмат укучыларны ярымутрауның бай тарихы, Кырымның Россия белән кушылуына кадәр булган вакыйгалар белән таныштырачак. Күргәзмәдә Кырымны данлаучы танылган шагыйрьләр һәм язучыларның иҗаты тәкъдим ителгән.