Нейрографика
Стрессны бетерергә,үзеңне аңларга, теләсә нинди проблеманы чишү юлын табарга-һәм болар барысы да рәсем ярдәмендә-мондый хәлнең булуы мөмкинме?
Нейрография-ул үз проблемасын аңларга һәм аның чишелешен махсус алгоритм буенча рәсем аша табарга ярдәм итә торган иҗади метод. Метод 2014 елда психолог һәм коуч Павел Пискарев тарафыннан тәкъдим ителгән . Автор уйлавынча, билгеле бер сызыклар һәм фигуралар ярдәмендә кеше үзенең аңламый торган фикерләрен, хисләрен, идеяләрен яхшырак аңлый һәм акрынлап проблеманы хәл итүгә килә.
Нейрография белгече Гөлнара Идрисова үз темасын ачу өчен "Нейро Лотос" мастер-классы үткәрде. Катнашучылар таҗ артыннан таҗ сорауның мәгънәсен ачтылар.