Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Каюм Насыйриның әдәби мирасы"

Бүген 13 нче Гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучылары "Каюм Насыйриның әдәби мирасы" әдәби сәгатендә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.  Китапханәчеләр билгеләп үткәнчә, аның һәр әсәре гаять зур тәрбия әһәмиятенә ия. Укучылар аның әсәрләреннән аеруча кыйммәтле цитаталар укыдылар, мини-викторина сорауларына җавап бирделәр,галимнең китапларының исемнәрен таптылар.