Городская молодежная библиотека - филиал № 45

«Җиңү варислары»патриотик уеннары

Бөек Ватан сугышы ветераннарына патриотик хисләр һәм хөрмәт тәрбияләү кысаларында бүген "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә 8"В" сыйныф укучылары өчен «Җиңү» хәрби-патриотик уены, «Җиңү варислары»патриотик уеннары циклы узды.

Уен 6 раундтан торды.
Ә укучылар 2 командага бүленеп, үзләренең белемнәрен тарихи вакыйгаларда күрсәттеләр. Уен практикасын куллану балаларны үткәнгә күчерде.

Чара азагында балалар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.