Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!"


Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиядә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!" дип исемләнгән V Бөтенрәсәй форумы узды. Туган теле, халкы, әдәбияты белән кызыксынган укучылар көч сынашты, укытучылар тәҗрибә уртаклашты. Үзәк хезмәткәре бөек шагыйрьнең шигырьләрен уку буенча "ачык микрофон" оештырды һәм жюри әгъзасы буларак катнашты.