Городская молодежная библиотека - филиал № 45

«Ватанны саклаучыларга багышлана»

20.02.2025 Түбән Каманың 66 нчы балалар бакчасында «Ватанны саклаучыларга багышлана» дигән патриотик шигырьләр конкурсы узды.анда жюри сыйфатында «Заман»уку һәм аралашу үзәге мөдире чакырылды.
Жюри укуның сәнгатьлелеген һәм текстны белүне генә түгел, ә эмоциональ биремне, мәгънәне аңлауның тирәнлеген дә бәяләде.

Катнашучылар бик матур, күңелне нечкәртерлек, лирик шигырьләр укыдылар. Һәр җырчы артистларча, эмоциональ, шигъри рәвештә укырга тырышты. Сугыш турындагы шигырьләрне укыганда, балалар геройлары белән бергә бу авыр вакыйгаларны кичерделәр.

Мондый чаралар безгә балаларда үз илебез өчен горурлык хисе үстерергә, патриотизм тәрбияләргә ярдәм итә.