Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Минем яраткан героем"

Барлык балалар да мавыктыргыч тарихлар ярата, һәм һәркемнең үз яраткан геройлары бар. Кемдәдер бу әкият геройлары, ә кемдер тулы бер китап серияләре белән мавыга 🤩 📚 🧐
Бүген «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә "Минем яраткан китап герое"дигән иҗат сәгате узды.
Башта без балалар бестселлерларын искә төшердек, бу эштә безгә викторина ярдәм итте. Аннары Без китаплар язылган жанр законнарын өйрәндек, һәм алар буенча инде үз тарихларыбызны яздык ,кемдер үзенең яраткан персонажын ясады һәм аның турында кыскача сөйләде.
Иҗат сәгате шундый тиз үтеп китте, бу искиткеч кояшлы көндә безне яңа белемнәр һәм уңай энергия белән тутырды.