"Үз кулларыбыз белән тылсым"
«Җылылык нурлары бүләк итәбез» проекты буенча китапханәдә чираттагы «Тылсым үз кулларыбыз белән»мастер-классы узды.
Раштуа символы-ул Раштуа фәрештәсе. Аңа теләкләр әйтергә, йортны, чыршыны бизәргә була. Бәйрәм көннәрендә фәрештәләр сурәте төшерелгән открыткалар, фәрештәләрнең кечкенә сувенир сыннары бүләк итү гадәте бар. Әмма үз кулларың белән ясалган бүләк аеруча кыйммәтле була.