Кышкы десертлар
Cake to go " -шундый исем астында күп катламлы десерт - трайфл ясау буенча кондитер мастер-классы узды.
Трайфллар - Инглиз кондитерларының десерты, ул бисквит, печенье, җиләк-җимеш, желе, каймак, йогурт һәм җиләк-җимеш согы сеңдерелгән каймактан әзерләнә. Барлык ингредиентлар вак киселә һәм катламнар белән чиратлаша , нәтиҗәдә бик нәфис күп катламлы десерт — трайфл килеп чыга.
Мастер - класста катнашучыларның барысы да бик рәхәтләнеп үзләренең десертын ясадылар , аны тәмле эчлек белән тутырдылар. Искиткеч тәмле һәм матур килеп чыкты .