"Тылсымлы җеп"
«Арт-КУБ» проекты буенча китапханәдә чираттагы «Тылсымлы җеп»мастер-классы узды.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Раштуа – яхшылыкка ышаныч, кешеләргә һәм тормышка мәхәббәт алып килүче искиткеч бәйрәм-аерым әһәмияткә ия. Раштуаның һичшиксез атрибуты булып фәрештә тора.
Чара бу бәйрәмнең әһәмияте һәм андагы фәрештәләрнең роле турында сөйләүдән башланды. Аннары остаханәдә катнашучылар Раштуа бизәкләренең барлыкка килү тарихы турында белделәр.
Ясауның катлаулы булмаган технологиясе, фантазия һәм сабырлык – һәм мастер-класста катнашучылар кулында искиткеч фәрештә булып чыкты. Бу фәрештә сезнең тынычлыгыгызны һәм җаныгызны сакласын! Өегездә бәхет китерерлек кечкенә фәрештәләр булсын! Бәхетле Раштуа!