Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Кышкы уеннар

Кыш-ул искиткеч ап-ак бәйрәмнәр, балалар һәм өлкәннәр өчен озын каникуллар, анда гаиләдә генә түгел, китапханәдә дә кызыклы вакыт үткәрергә мөмкин.
"Заман" уку һәм аралашу үзәге Кышкы каникул көннәрендә яшь укучыларны "Яңа ел чыршысы янында күңел ачулар"уен мозаикасына чакырды.
Кар Кызы белән бергә  Яңа ел викторинасы сорауларына җавап бирделәр.Эстафеталарында актив катнаштык. Кышкы табышмаклар конкурсы, "Биремнәр белән Тылсымлы капчык" һәм "Кар бабай рәсемен яса"бик җанлы үтте.
Балалар күңелле һәм мавыктыргыч итеп вакыт уздырдылар, уңай хис-кичерешләр һәм татлы бүләкләр алдылар.