Пушкин иҗаты
"Заман" уку һәм аралашу үзәге хезмәткәре тарафыннан 7 нче мәктәпнең 5 "г" сыйныф укучылары өчен Пушкин иҗаты буенча әдәби чара үткәрелде.
Укучылар электрон презентация ярдәмендә Александр Сергеевич Пушкинның тормышы һәм иҗаты турындагы мәгълүматны кызыксынып тыңладылар.
Мавыктыргыч викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссвордлар чиштеләр, пазллар җыйдылар, китап күргәзмәсен карадылар, анда бөек классикның балачактан билгеле әсәрләре тәкъдим ителде.