"Яңа ел бүләкләре остаханәсе"
«АРТ-КУБ» проекты буенча китапханәдә чираттагы «Яңа ел бүләкләре остаханәсе»мастер-классы узды.
Яңа ел-ул тылсым һәм бүләкләр бәйрәме. Димәк, хыялланырга, теләкләр әйтергә, якыннарыңа бүләкләр әзерләргә, могҗизаларга ышанырга һәм Яңа ел фантазияләрен тормышка ашырырга вакыт. Яңа ел-кул эшләре өчен иң яхшы вакыт. Һәркем Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан йортны үзенчә бизи, әмма соңгы вакытта үз куллары белән ясалган бизәнү әйберләре популярлаша бара.
Чара башында китапханәче катнашучыларга яңа ел уенчыгы тарихы һәм Яңа ел бәйрәмнәре традицияләре турында сөйләде. Аннары балалар иҗат атмосферасына рәхәтләнеп чумдылар: Яңа ел чыршысын бизәү өчен Фоамираннан чыршы уенчыклары ясадылар.
Чара бик күп уңай тәэсирләр китерде, ә үз куллары белән ясаган чыршы уенчыкларын балалар бик теләп үзләре белән алып киттеләр, алар яңа ел чибәре өчен матур бизәк булачак!