"Квиз-тайм"
Бүген узган мавыктыргыч интеллектуаль уенда Муса Җәлил исемендәге 1 гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары катнашты.
Уен барышында кино һәм аның геройларын белү турында сораулар яңгырады, шулай ук балаларның әдәбиятны, музыканы, рәсем сәнгатен никадәр яхшы белүләрен тикшерделәр. Укучылар биремнәрне яхшы үтәделәр, үз белемнәрен, зирәклекләрен һәм командада эшләү осталыкларын күрсәттеләр.