Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Пушкин әсәрләренең серләре"

Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты бәһасез. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, төрле милләт кешеләрен берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә.
Бүген "Заман" үзәге хезмәткәрләре тарафыннан #пушкинскаякарта федераль программасы буенча ТР НМР МББУ УББМ 10 сыйныф укучылары өчен "Пушкин әсәрләренең серләре" әдәби уены үткәрелде.
Уен 8 раундтан торды: викторина, шагыйрьләр дуэты, модалы дендилар, театр магиясе.
Уенның иң мөһим нәтиҗәсе тупланган баллар гына түгел, бөек шагыйрьнең үлемсез иҗатына тагын бер кат кушылу мөмкинлеге дә булды.