Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Тылсымлы әкиятләр"


 📚Җир йөзендә әкиятләр тыңламаган һәм укымаган кеше юктыр. Әкиятләр безне могҗизалар булган тылсымлы дөньяга алып керә. Аның ярдәмендә без дөньяны танып беләбез, яхшылыкны һәм яманлыкны аерырга өйрәнәбез.
Бүген "Чык тамчылары" балалар бакчасында нәни дусларыбыз белән әкиятләрне искә төшереп үттек. Балалар «Әкиятнең исемен дөрес әйт», «Бу герой нинди әкияттән?» уеннарында актив катнаштылар, зур кызыксыну белән «Теремкәй» әкиятен тыңладылар, китаплардагы  матур, төсле иллюстрацияләрне карадылар.
Чара Тат. Ру проекты кысаларында узды.