Городская молодежная библиотека - филиал № 45

«Көчле рухлылар, сезгә багышлана..."

Заман" уку һәм аралашу үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Көчле рухлылар, сезгә багышлана...", дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Ул китап укучыларга безнең арада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшәвен искә төшерә. Күргәзмәдә мәхәббәт һәм үсеш белән тулы тормышка илһамландыручы китаплар, шулай ук илебез авторларының катлаулы язмышлы кешеләргә багышланган матур әдәбияты тәкъдим ителә.