"Көзге муллык"
Нинди матур алтын көз! Ул үзенең күрәмлеге, муллыгы белән шаккаттыра.
Бүген "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә Муса Җәлил исемендәге 1 гимназиянең 10 сыйныф укучылары катнашында "Көзге муллык" дип исемләгәнгән әдәби бәйге узды. Укучылар шигырьләр укыды, көз турындагы мәкальләрне, сынамышларны искә төшерделәр, кара тартманың эчтәлеген чиштеләр.
Чара дустанә һәм җылы атмосферада узды.