Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Көзге микс"

Мастер класс «Көзге микс».
Көз – елның искиткеч вакыты! Ул үзеннән-үзе гүзәл.
Көзге яфраклар, чикләвекләр, күркәләр - болар барысы да көзнең үзгәрешсез атрибуты, шулай ук көзге фантазияләр, көзге эшләнмәләр өчен менә дигән материал.
«Арт-Куб» проекты буенча табигый материалдан көзге эшләнмәләр ясау буенча «көзге микс» мастер-классы узды.
Китапханәче Көзге билгеләр, ел фасыллары, йокыга талган хайваннар турында сөйләде.
Балалар мавыгып һәм тырышып үзләренең кечкенә шедеврларын иҗат иттеләр.
Эшләнмәләр бик матур килеп чыкты.Табигый материалдан эшләнмәләрне үз кулларың белән ясау процессы сәнгати зәвыкны, фикерләүне үстерә, тырышлык тәрбияли.