"Пушкин әсәрләренең серләре"
Александр Сергеевич Пушкинның әсәрләре һәркемгә кечкенәдән үк таныш.
Пушкин-бөек рус шагыйре, ул-рус әдәбиятына нигез салучы, илебезнең иң популяр, яраткан һәм укыла торган шагыйре.
"Заман" уку һәм аралашу үзәге хезмәткәрләре #пушкинскаякарта федераль программасы буенча "Пушкин әсәрләренең серләре" әдәби уены үткәрделәр.
Катнашучылар булып ТР МР "УББМ" ның 8 класс укучылары катнашты. Уен 7 раундтан торды. Ул бөек шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган иде. Бу викторина да, шагыйрьләр ярышы да, театр магиясе дә, Пушкин чоры модасы да иде. Чара барышында катнашучылар шагыйрь тормышы турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, үзләренең белемнәрен тикшерделәр, актерлык осталыкларын күрсәттеләр.