"Лермонтовның бетмәс дөньясы"
Бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тулу уңаеннан "Укучы белән әдәби марафон" проекты кысаларында "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә "Лермонтовның бетмәс дөньясы"дигән китап күргәзмә-әңгәмәсе оештырылган.
Күргәзмә аның иҗатын яратучылар өчен чын хәзинә булып тора.
Укучылар шагыйрь тормышының һәм иҗатының төрле аспектлары белән таныштылар, иң мөһим вакыйгалар турында белделәр. Шагыйрь иҗатына иң зур йогынты ясаган урыннар атмосферасына чумды. Яраткан шигырьләрен һәм прозаларын кабат укый алдылар, шулай ук М.Ю. Лермонтов иҗатында ниндидер яңалык ачтылар.