"Көзге аппликация"
Бүген «Җылылык нурлары бүләк итәбез» проекты буенча «көзге аппликация»мастер-классы узды.
Көзге чор үзенең буяулары белән барысын да сөендерә. Безнең аяк астында чәчелгән гади яфраклардан кызыклы пейзажлар барлыкка килә.Бу бик кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль. Мастер - класста катнашучылар яфраклардан аппликация ясадылар, анда көзне сурәтләделәр. Һәр бала эшкә иҗади һәм индивидуаль якын килде.
Мастер-класс елның көзге фасылы турында әңгәмә белән үрелеп барды, балалар көз турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Шулай ук бөек рус шагыйрьләренең елның иң Алтын фасылына багышланган шигырьләрен искә төшерделәр: А.Пушкин: «Уж небо осенью, дышало», А. Фет «көз».