Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Китап кыстыргыч"

"Заман" уку һәм аралашу үзәгендә иң яхшы "Китап кыстыргыч"конкурсы игълан ителде.
Мондый иҗади конкурс игълан итеп, без укучыларның игътибарын китапка, аның белән сакчыл мөнәсәбәткә тагын бер кат җәлеп итәргә, шулай ук иҗади башлангычны уятырга һәм сәнгатьнең шушы «кече» формасын булдыруда үзебезне күрсәтергә теләдек.
Конкурска кызыклы һәм төрле кул эшләре керде.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез! Иҗади идея өчен һәм фантазия өчен!