"Китаплар-безнең дуслар"
Китапның төп белем чыганагы икәнен һәркайсыбыз белә, ә балаларда укуга кызыксынуны мәктәпкәчә яшьтән үк башларга кирәк.
Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балаларга "Китап патшалыгында, китапханә дәүләтендә" дигән экскурсия уздырдылар.
Электрон презентация ярдәмендә китапханәче кечкенә кунакларны "абонемент", "уку залы", формуляр нәрсә ул, ни өчен китаплар алфавит тәртибендә тора, ни өчен китаплар "авырый" һәм аларга ничек ярдәм итеп була дигән төшенчәләр белән таныштырды.
Балалар өчен әдәби викторина үткәрелде, аның барышында алар әкият геройларын искә алдылар.
Саубуллашканда балалар бөтен гаилә белән китапханәгә барырга һәм аның тулы хокуклы укучылары булырга вәгъдә иттеләр.