Туган җирем-Татарстан
Бүген "Туган җирем -Татарстан" интеллектуаль уенында катнашучылар, мәктәп укучылары түгел, ә Түбән Каманың 49 номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре иде.
Чара барышында республикабызга багышланган китапларга күзәтү ясадык, Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт иттек, тарихны искә төшереп үттек.
Республика халкының традицияләренә багышланган викторина сораулары да педагогларыбыз бик җитез җавап бирде.
Чара күңелле һәм мәгълүмәтләргә бай булды.