Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Яшәү стиле-сәламәтлек"

Сәламәтлек-кешедә булган иң кыйммәтле әйбер, ул теләсә нинди байлыктан да кадерлерәк. "Акча югалттым-берни югалтмадым" дигән мәкаль юкка гына әйтелми. Вакытны югалттым-күпне югалттым. Сәламәтлегемне югалттым-барысын да югалттым."Шуңа күрә балаларны балачактан ук үз сәламәтлекләренә сак карарга өйрәтү бик мөһим.
Бүген "Заман" уку һәм аралашу үзәге хезмәткәрләре ТР МР МББМУ УББМ 5 "Г" сыйныф укучылары өчен"Яшәү стиле-сәламәтлек" күңел ачу-интеллектуаль уены үткәрделәр.
Чара балалар белән сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн режимын үтәүнең мөһимлеге турында сөйләшүдән башланды.
Чара барышында укучылар өч командага бүленеп, уен шартлары белән таныштылар, команда капитаннарын сайладылар, һәм электрон презентация ярдәмендә викторина сорауларына җавап бирделәр, "Җиләк-җимеш(яшелчә)?"уенын уйнадылар. ", сәламәтлек турындагы табышмакларны чиштек.
Чара күңелле һәм кызыклы узды, сыйныфка уенда катнашу турында сертификат тапшырылды.