"Җылылык нурлары бүләк итәбез"
Әниләр Көне бәйрәме алдыннан «Заман» үзәгендә «Җылылык нурлары бүләк итәбез» проекты кысаларында балалар өчен «Әниләр өчен открытка»мастер-классы узды.
Әни-безнең тормышыбызда иң кадерле кеше һәм иң якын дустыбыз, яклаучыбыз, укытучыбыз, авыр минутларда без аңа киңәш сорап барабыз һәм без аңа һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә таяна алабыз! Әниләр көне-бик матур, якты һәм күптән көтелгән бәйрәм, анда балалар әниләренә сюрпризлар тәкъдим итәргә яраталар. Ә иң яхшы бүләк, билгеле булганча, үз кулларың белән һәм чын күңелдән ясалган бүләк!
Китапханәче җитәкчелегендә мастер-класста катнашучылар үз куллары белән төсле кәгазьдән бәйрәм открыткасы ясадылар. Балалар аңа осталык һәм сабырлык кына түгел, талант, фантазия һәм, әлбәттә инде, туган кешегә мәхәббәт тә сала алдылар.