Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Әниемнең йомшак куллары"

Һәр кеше өчен әни - иң изге, иң кайгыртучан, иң назлы, тормышта иң төп кеше.
№8 "Тургай" 
балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган күңелле чара узды. Китапханәче балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Балалар «Иң ягымлы», «Минем әни ..» конкурсларында актив катнаштылар, әниләр турында табышмаклар чиштеләр, алар укыган әкиятләрне атадылар.
Нәни дусларыбыз әниләргә багышланган матур җырга чәчәкләр белән бию дә башкардылар