"Көзге композиция"
Бүген «Җылылык нурлары бүләк итәбез» проекты буенча мастер-класс узды.
Көз-Иҗат өчен искиткеч вакыт. Табигый материалдан эшләнмәләр ясау-кызыклы, ювелир диярлек, җентекле, мавыктыргыч һәм бик күңелле процесс. Көзге бүләкләр-чикләвек, күркә, көнбагыш һ.б. материал булырга мөмкин.
Балалар үз куллары белән аларны кызыксынып үзара ябыштырдылар. Барлык гамәлләр дә гаять гади һәм процесс мавыктыргыч булып чыкты. Табигый материал белән эшләүнең мавыктыргыч булуы балаларда игътибар, сабырлык, кызыксынучанлык кебек сыйфатларны үстерүгә ярдәм итә.
Нәтиҗәдә, барысының да искиткеч агачлары барлыкка килгән.