Хокукый уен-сәяхәт
7 нче урта мәктәп укучылары белән Брейн - book «проекты кысаларында» хокукый уен-сәяхәт узды.
Укучылар Кеше хокуклары, аерым алганда бала хокуклары кебек мөһим мәсьәләнең тарихы белән таныштылар.
Әлеге темага кагылышлы әдәбият белән таныштылар,шулай ук укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр: викторинада катнаштылар, кроссворд чиштеләр, кайсы әкиятләрдә бер геройның икенчесенең хокукларын бозуын чамаладылар. Андый әкиятләр дә җитәрлек булып чыкты, балалар рәхәтләнеп катнаштылар.
Бер елдан класс укучылары үзләренең беренче паспортларын алачаклар, шуңа күрә алар өчен үз хокуклары һәм бурычлары белән танышу бик урынлы иде.