"Матур үтсен гомер көзләре"
Бүген "Заман" үзәгендә зирәк, хөрмәтле кешеләребезгә багышланган "Матур үтсен гомер көзләре" бәйрәм программасы узды.Кунакларыбыз рус һәм татар шагыйрьләренең көзге табигатнең матурлыгын сүрәтләүче шигърият дөньясы белән таныштылар.
Соңыннан барысы да бергәләп "Мәкальләрне беләсезме?" конкурсында катнаштылар, яшьлек җырларын искә төшерделәр, әкият геройлары ролендә дә булдылар.