"Кулдан эшләнгән могҗизалар"
«Арт-Куб» проекты турында «Кулдан эшләнгән могҗизалар»мастер-классы узды.
Буяу өчен гипс сыннар - бу искиткеч күңел ачу гына түгел, ә үзеңнең иҗади табигатеңне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек тә. Гипс фигураларын буяу процессы бик мавыктыргыч.
Чарада катнашучылар экологик чиста материал – гипс барлыкка килү тарихы белән таныштылар, рәсем ясауның төп техникасын һәм буялган фигураларны бизәүнең кайбер хәйләләрен белделәр.
Г гипс фигураларны буяу-ул кечкенә дөнья, анда сез чын рәссам була аласыз.
Эш барышында балалар үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр һәм мастер-класс ахырында балаларның кечкенә шедеврлары килеп чыкты. Һәр фигура ачык төсләр, нечкә сызыклар һәм хәтта кайбер көтелмәгән элементлар белән бизәлгән иде.